Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдә һәлакәттә Башкортстан кешесе дә булган


Пермьдә һәлакәткә тарыган Боинг очкычында бер башкортстанлы да булган.

Ул - Рөстәм Аллабердин. Рөстәм Аллбердин Боингның икенче очучысысы булган. Ул башка очкычта эшләгән, монысында бер иптәшенең соравы буенча аны алыштырып торган булган. Аның җәмәгате, 6 яшьлек улы һәм 16 яшьлек кызы калды. Алар Уфада яши.

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Пермь крае губернаторы Олег Чиркуновка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
XS
SM
MD
LG