Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура "Аэрофлот"ны тикшерә башлый


Русия баш прокуратурасы Пермьдә очкычның төшүеннән соң “Аэрофлот” ширкәтендә һәм аның бүлекчәләрендә тикшерүләр үткәрергә кушкан.

Бу хакта прокуратураның сүзчесе әйтте. Шулай ук, прокуратураның Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин “Боинг 737” очкычының җимерелүенә аның техник яктан төзек булмавыннан кала башка күренешләр дә сәбәп булырга мөмкин дип әйткән.
Аның сүзләренчә, ахыргы нәтиҗәне очкычның “кара тартмаларын”дагы язуларны укыганнан соң гына ясап булачак.
Прокуратура бу тартмаларны тикшерү бер айдан соң гына бетәчәк, дип хәбәр итә. Мәскәүдән Пермьгә юл тоткан “Боинг737” очкычы якшәмбе көнне һәлакәткә очраган иде. Анда булган 88 кеше үлде.
XS
SM
MD
LG