Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ саклану министры Әфганстанга килде


АКШ саклану министры Роберт Гейтс алдан игълан итмичә, Кабулга сәфәргә килде. Анда ул Әфганстан президенты белән сөйләшүләр үткәрер, дип көтелә.

Аңарчы ул Гыйракта сәфәрдә булды, андагы җитәкчелек белән очрашты. Гейтс шулай ук, Багдадта Гыйрактагы АКШ гаскәрләре җитәкчесен алмаштыру чарасында катнашты. Гыйрактагы АКШ хәрби көчләре башлыгы вазыйфасы генерал Раймон Одиернога күчә. Ул 19 ай бу вазифада булган генерал Дэвид Петраус урынына килде. Одиерно 150 меңлек гаскәр башында торачак.

АКШ саклану министры, яңа җитәкче Гыйракта иминлекне арттыру юлларын табырга тиеш булачак, дип әйткән. Петраус АКШның башка җирләрдә урнашкан гаскәрләре башлыгы булачак.
XS
SM
MD
LG