Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвилиның мөмкин варислары


Грузия президенты Михаил Саакашвилиның әле 4 елдан артык президентлык мөддәте бар. Бу елның башында ул вакытыннан элек сайлауда икенче мәртәбә 5 елга илбашы итеп сайланган иде. Әмма күптән түгел Русия президенты Дмитрий Медведев Саакашвилины «сәяси мәет» дип атаганнан соң ул Грузия җитәкчесе урынында алай ук озак утыра алмас дигән фаразлар көчәеп китте.

Мәскәү ягыннан яңгыраган мондый белдерүләр Грузиядә шундый мөһим чорда җитәкчене алмаштыру бу илне озак вакытка Мәскәү теләгенә буйсындыруны аңлатачак дигән фикергә этәрә. Илдә көнбатышка йөз тотучыларны, хәтта Саакашвилиның сугышка кадәрге һәм сугыш чорындагы гамәлләрен тәнкыйтләүчеләрне дә.

Шуңа күрә алар хәзерге кыен вәзгыяттән чыгу өчен ниндидер үзгәрешләр зарур булган очракта, иң кулае вакытыннан элек парламент сайлау үткәрү булыр иде диләр. Шул ук вакытта, әгәр Саакашвили 2013 елга кадәр үк урыныннан китәргә мәҗбүр булса, аны алмаштыра алырдай намзәтләр дә инде атала башлады.
Нино Буржанадзе

Көнбатышка йөз тотучылардан киләсе президент урынына иң төп намзәт итеп элекке парламент рәисе, 44 яшьлек Нико Буржанадзе күрсәтелә.

2003 елда Сакашвили белән бергәләп Гөлчәчәк инкыйлабында катнашкан Буржанадзе инде 2 мәртәбә президент вазыйфаларын башкаручы булды. Шулай да бу елның маенда үткән парламент сайлауда Буржанадзе Саакашвилиның Милли Хәрәкәте исемлеген җитәкләүдән баш тартып аннан читләште.

Ул чакта Буржанадзеның бу гамәле ул ахыр чиктә президент урынына дәгъваларга җыена дигән фаразларга этәрде. Һәм Русия белән сугыштан соң Саакашвили өстендә болытлар куера башлагач, бу фаразлар тагын көчәеп китте.

Буржанадзе, көнбатышка йөз тотучы сәясәтче булуына карамастан, Русия белән дә эш итә алырдай прагматист дип карала. Саакашвилидан аермалы буларак, ул Мәскәү кирмәне белән дошманлыктан котыла алыр дип өметләнелә.

Ираклий Аласания
Грузиянең БМОдагы илчесе, 34 яшлек Ираклий Аласанияне дә күпләр киләчәктә илне җитәкли алырдай кеше итеп күрә. БМОга киткәнче Аласаниянең сәяси күтәрелеше Абхазия һәм Көньяк Осетия турында резолюция белән бәйле булды. Бу 2 сепаратист төбәктә аңа ышаныч бик аз. Ираклийның атасы Мамия Аласания 1993 елда Абхазия сепаратистлары белән бәрелештә һәлак булды.

Сәләтле дипломат буларак ул сәяси көндәшләрне диалогка күндерә алачак дип өметләнелә.

АКШтагы сәяси даирәләргә яхшы таныш һәм хөрмәт казанган Аласанияне күп кенә гөрҗиләр дә хәзерге харизматик, нык актив җитәкчене алмаштыра алырдай тәҗрибәле, тыныч сәясәтче итеп күрә. Әмма БМО Иминлек Шурасында Русия белән еш бәрелешүче Аласаниянең президент булуы Мәскәү кирмәненең күңеленә хуш килмәскә дә мөмкин.

Мәскәүләргә ошардай намзәт исә Русиядә яшәүче 37 яшлек гөрҗи кәсепче Леван Вазадзе була ала. 5 бала атасы булган бу яшь бай кәсепче Грузия православ чиркәве башлыгы Париарх Илья II-нең дщ якын дусты. Болар Вазадзеның президент була алу мөмкинлеген арттыручы нәрсәләр булса, аның Мәскәү тарафыннан якланган кеше дип кабул ителүе Грузиядә аның мөмкинлекләрен нык кына киметәчәк.

Русиягә дә, Грузиягә дә нык якын булган тагын бер кәсепче – Бидзина Иванишвили. 52 яшьлек Иванишвилиның милке 6.4 миллиард доллар дип бәяләнә, һәм быел Forbes журналының дөньядагы иң бай кәсепчеләр исемлегендә ул 149-нчы урынны алды. Банк һәм шахталар хуҗасы Иванишвили Русиядә дә, Грузиядә дә яши. Грузиядә ул күпсанлы хәйрия чаралары, сәнгать һәм дингә ярдам итүе белән хөрмәт казанды. Әмма халык аның шушы гамәлләре турында гына белә. Аның чынлыкта нинди кеше булуы турында бик белми.
Леван Гачечиладзе

Башка сәясәтчеләр 5-8 процент популярлык дәрәҗәсендәге фиркаләрдән югары күтәрелә алмый. Узган Гыйнвар сайлавында, җиңгән очракта президент вазыйфасын бетерү вәгъдәсе белән Саакашвилига төп көндәш буларак чыккан Леван Гачечиладзе яңа сайлауда чыкмас кебек.

XS
SM
MD
LG