Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейтс Әфганстанда сөйләшүләр үткәрде


АКШ саклану министры Роберт Гейтс Кабулда Әфганстан президенты Хәмид Карзай белән сөйләшүләр үткәрде. Анда Әфганстан-Пакыстан чиге тирәсендәге хәл, “Талибан”, “Ал-Каида” сугышчылары белән көрәш мәсьәләләре тикшерелде. Кабулда узган матбугат очрашуында Гейтс, күптән түгел булган һава һөҗүмнәре вакытында тыныч халыкның үлеменә үкенеч белдерде. Шул ук вакытта, АКШ хәрби көчләре штаблары башлыклары берләштерелгән комитеты башлыгы Пакыстанда, ил җитәкчелеге һәм хәрбиләр белән сөйләшүләр уздыра.
XS
SM
MD
LG