Accessibility links

"Кара сишәмбе" Татарстанны читләтмәде


Русия һәм Татарстан җәмәгатьчелеге игътибары икътисад базарына юнәлгән. Күп кенә белгечләр 16 сентябрьне "кара сишәмбе" дип атады.

Русия акция базарының болай түбәнгә тәгәрәве 1998 ел дефолтыннан бирле күзәтелмәгән. Сишәмбе Мәскәү банкара валюта биржасының индексы 8 %тан да түбәнрәк тәгәрәү сәбәпле, ул сату сессиясен 1 сәгатькә туктатып торырга мәҗбүр булды. Фонд биржасындагы киеренке хәл “ВТБ”, “Саклык банкы”, “Роснефть”нең кыйммәтле кәгазьләре очсызлануга китерде. Әлбәттә бу хәлләр Татарстан ширкәте акцияләрен дә урап узмады.
Сишәмбе “Татнефть” акцияләре 15%ка төште. Шул сәбәпле чәршәмбе “Татнефь” акцияләре сатылмый. “Прайм - ТАСС” агентлыгы хәбәр иткәнчә, алар пәнҗешәмбе көнне генә акция базарында катнашачак. Белгечләр әйтүенчә, әлеге “кара көн”нәр Америкадагы “Lehman Brothers” инвестиция банкының бетүе нәтиҗәсе. Дөньядагы иң ышанычлы банк ябылганнан соң, инвесторлар башка илләрдәге үсеп килүче базарларга керткән өлешләрен кире ала башлаган. Русия фонд биржасы шул сакчыллыкның бер корбаны, ди белгечләр.
Илдәге бу вәзгыять Татарстан икътисадчыларына да тыңгылык бирми. Ни әйтсәң дә, соңгы берничә айда республикада абруйлылардан саналган “Татнефть” акцияләре барлыгы 30%ка төшкән. Күп кенә мәгълүмат чаралары моны күптән түгел президент Шәймиев үлеме турындагы гайбәт таралуына бәйләде. Әмма республика икътисадын белүчеләр бу хәлләрне дөнья вәзгыяте, ди.
Татар дәүләт һуманитар педагогия университетының фәнни тикшерү институты җитәкчесе, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Вадим Хоменко икътисадтагы бу хәлләргә мондый мөнәсәбәт белдерде.
“Бүгенге көндә Русия икътисад базары берникадәр кризис кичерә, әмма тулаем караганда илдә хәлләр бик начар түгел. Акция базарында сәүдә эшләре туктатылуының, бәя төшүенең бер генә сәбәбе булырга мөмкин түгел. Бу дөньяда туган вәзгыять. Шуңа күрә халык арасында таралган гайбәтләр моңа сәбәпче була алмый. Әлбәттә, бу хәлләр “Татнефть” акцияләренә дә кагылды. Әмма монда Татарстан икътисадына зур зыян килә димәс идем. Татарстан ширкәте акцияләре дә башкаларныкы кебек гомуми юнәлештә төшә. Әмма икътисад белгечләре фикеренчә, хәзер акция базары иң төпкә төште. Шуңа күрә якын арада аның күтәрелүе күзәтеләчәк. Татарстан һәм Русия икътисадында исә инвестицияләргә кытлык юк. Ил җитәкчеләре сүзләренчә, кайбер очракта, чит илдән килгән инвестицияләрне кире дә кагырга туры килә әле”, ди Вадим Хоменко.
Икътисад министры Марат Сафиуллин

Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин: “Республика бу финанс кризисны кыенлыксыз узачак”, дип белдерде. Әмма шулай да, ул бу хәлләрнең республика җитәкчелеген куандырмаганын әйтә. “Татарстанда күп кенә финанс проектлар чит ил институтлары ярдәмендә башкарылган иде, мондый хәлләрдән соң әлеге проектларның финанслану тәртибе һәм үз бәясен чыгару вакыты артуы безне борчый. Әмма тулаем алганда Русия икътисады яхшы хәлдә. Бу турыда илнең премьер-минситры Владимир Путин да әйтте”, ди министр.

XS
SM
MD
LG