Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугада бал кортлары кырылган


Тонна ярымга якын бал корты кырларга фосфамида агуы сибү сәбәпле үлгән. Зыянның күләме 2,4 миллион сум дип бәяләнә.

Алабуга районында күпләп бал корты үлү сәбәпле Иделбуе табигать саклау идарәсе хезмәткәрләре җинаять эше кузгалткан. Биредә барлыгы 18 умарталык искә алынган. Умартачылар исә, зыян күрүчеләрнең саны икелетә күбрәк, ди. Канун буенча мондый агуларны халык яшәгән урыннардан 5 километр ераклыкта гына кулланырга ярый. Ә бу очракта ара биш тапкырга азрак булган. Шунлыктан фосфомидтан биредә яшәүчеләр дә зыян күргән.

Әлеге кырларда эш алып барган “Рубин” ширкәтендә исә агуны кулланырга хокук бирүче документ булмаган. Гәрчә ширкәт җитәкчесе үз гаепләрен таныса да. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә. Әгәр бу кырларда фосфомида агуының барлыгы һәм аның халыкка булган зыяны дәлилләнсә, гаеплеләргә 5 ел төрмә яный. Азык-төлек сыйфатын тикшерүчеләр исә, бу кырлардан җыелган балны ашарга яраксыз дип тапкан.
XS
SM
MD
LG