Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Русиянең килешүләрен "канунсыз" дип атый


Грузия Русия Көньяк Осетия һәм Абхазия белән килешү төзеп, бу ике төбәкне “де факто тартып алды” дип саный. Грузия Иминлек шурасы секретаре Александр Ломаия, бу “халыкара кануннарны тупас рәвештә бозү” дип әйтте.

Грузиянең тышкы эшләр министры урынбасары Григол Вашадзе да бу документларны канунсыз, дип атады. Бүген Русия президенты Русия һәм Абзия, шулай ук Русия һәм Көньяк Осетия арасында дуслык, хезмәттәшлек, үзара ярдәм итешү килешүләрен имзалаган иде.
АКШ Русияне “Грузиянең бербөтенлеге принцибын хөрмәт итәргә һәм гаскәрләрен сугыш башланган мәлдә торган урынга кайтарырга» чакырды.
Бары Никарагуа дәүләте генә, Мәскәү артыннан Көньяк Осетия һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген таныды.
XS
SM
MD
LG