Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан дәүләт гимнын яңартты


Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай утырышында, республиканың яңартылган гимны кабул ителде. Депутатлар бер тавыштан гимнга башкортча һәм русча сүзләр раслады. Депутатлар дәүләт билгеләре турындагы кануннарга төзәтмәләр кабул итте. Шушында ук, канун өлгеләрен президент имзалады, дип хәбәр ителә.

Дәүләт гимнының сүзләрен башкорт телендә депутатлар Равил Бикбаев һәм Рәшит Шәкүров язган. Аларны рус теленә Фәрит Идрисов һәм Светлана Чураева тәрҗемә иткән. Башкортстанның академик хор капелласы яңартылган гимны парламент утырышында башкорт һәм рус телләрендә башкарган.
XS
SM
MD
LG