Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәтов: “Путинны әхлакка өйрәтергә кирәк”


Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов, Русия икътисадының кинәт түбәнгә тәгәрәвендә ил җитәкчелеген гаепли.

Татарстан халкы соңгы атналарда ике вакыйга белән яши. Берсе икътисадтагы хәлләр булса, икенчесе президент Миңтимер Шәймиевнең үлеме турындагы гайбәт. Атна дәвамында әлеге темалар җирле матбугат игътибары үзәгендә булды. Рәсми мәгълүмат чаралары башта берничә көн сер бирми торсалар, соңрак президент, икътисад турында да оптимистик хәбәр бастырды. Шулай итеп, җитәкчелек тә исән-сау, икътисад та кризисны зыянсыз кичерә алырдай, халыкка борчыласы да юк.
Әмма республиканың үткен телле басмаларының әле дә, барсы яхшы дигән фикер белән килешәселәре килми. Шундый газеталарның берсе “Звезда поволжья”. Аның чираттагы санында журналист Рәшит Әхмәтов әлеге темаларга туктала.
“2008 елның язында Русия икътисадында барлыгы 1600 миллиард долларга якын акчалар әйләнештә булган. Көзгә ул 1000 миллиард долларга калган. Владимир Путин хөкүмәт җитәкчесе булганнан соң, Русия икътисады бермә-бер кими. Бу күрсәткечләр өчен кемдер җавап бирергә тиеш. Минемчә, иң күбе министр Эльвира Нәбиуллинага эләгер”, ди Рәшит Әхмәтов.
Автор фикеренчә, финанс дөньясындагы әлеге киеренкелек җитәкчелек вәгъдә иткәнчә, якын арада гына бетмәячәк. Тиз дигәндә, киләсе ел язы. Ә ул вакытка кадәр халыкка нишләргә, ди журналист. Бу вакыйгаларның төп сәбәбен исә Әхмәтов, күптән түгел Грузиядә булган сугышка бәйли. “Абхазия белән Осетиянең бәйсезлеген таныган өчен хәзер Көнбатыш шундый юл белән җавап кайтара. Русия күп кенә илләр белән дустанә элемтәләрне өзде, хәзер авыр вакытта берүзе”, ди ул.
Моннан тыш, Әхмәтов, ил эчендәге кайбер мәсьәләләргә туктала. “Русиядә аз гына акча барлыкка килдеме, аны түрәләрнең хезмәт хакын арттыруга, илнең куәт көчләренә, тышкы ихтыяҗларына юнәлдерелә. Халыкның ничек яшәве, нинди хезмәт хакы алуы, нинди юллардан йөрүе, нинди йортларда яшәве исә берәүне дә кызыксындырмый”, ди журналист.
Шулай ук ул премьер-министр Владимир Путинның сөйләменә карата нык тәнкыйть белдерә. Путин күп очракта җинаятьчеләр сөйләмендә аралаша. Мәсәлән, күптән түгел ул “Безгә тисәләр, аларның чырайларына бәрәбез”, диде. Бөек мәдәният иле – Русиядә беркем дә премьер-министрга алай сөйләшергә ярамаганлыгын әйтми. Әгәр ил эчендә шундый киеренкелек икән, әлбәттә Русиядән барлык акчалар китәчәк”, ди Рәшит Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG