Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Көнбатыш безне демократик юлдан аермас


Русия президенты Дмитрий Медведев, Мәскәү илне диктатура юлына басуга һәм “тимер пәрдә” артында яшәүгә этәрүгә юл куймас, дип белдерде. Читтәге бернинди басым, илнең иреклек, тәррәкый һәм демократик дәүләт төзү юлыннан баруын үзгәртмәс, дип белдерде Медведев. Бу хакта ул Кремльдә иҗтимагый оешмалар белән очрашу вакытында әйтте. Русия президенты, дөнья "үзгәргән” шартларда да, Русия барлык партнерлар белән эшне дәвам иттерергә риза, диде.

Элегрәк АКШ дәүләт секретаре Кандолиза Райс, Вашингтонда Америка-Русия мөнәсәбәтләре турында чыгыш ясаганда, Мәскәүне “авторитар юлдан баруы” аркасында халыкара дәрәҗәдә читләштерелүе куркынычы турында кисәткән иде.
XS
SM
MD
LG