Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кавказ тарафларына күчтәнәчле сәфәр


Җомга көнне Башкортстаннан Кавказ тарафларына чираттагы ярдәм колоннасы юлга чыкты.

Моңа кадәр Көньяк Осетия халкына ярдәм өчен дип ике тапкыр йөкләр җибәрелгән иде инде. Монысы бераз үзенчәлеклерәк. Бу йөк Кавказ тарафларында хәрби хезмәт үтүче Башкортстан егетләренә тәгаенләнгән.

Ярдәм йөген озату тантанасы җомга иртән республиканың хәрби хезмәткә туплау үзәгендә оештырылды. Колонна өч машинадан тора. Аның берсе тагылмалы арба да беркетелгән КамАЗ” йөк машинасы. Аннан бер микроавтобус та бар. Анысында Башкортстан сәнгать осталары һәм телевидение журналистлары бара. Өченче машинада колоннаны озатучы милиция хезмәткәрләре урнашкан. Кавказ тарафларына күчтәнәчле һәм җыр-моңлы колоннаны озатуда Башкортстан хезмәт һәм халыны социаль яклау министры Фидус Ямалтдинов чыгыш ясады.

“Колонна Моздок, Владикавказ һәм Цхинвал шәһәрләрендә булачак”, диде ул.


XS
SM
MD
LG