Accessibility links

Виктор Ганцев миллиардлар яшерүдә гаепләнә


Башкортстан югары мәхкәмәсе “Уфанефтехим” ширкәте генераль директоры, республика дәүләт җыелышы депутаты Виктор Ганцевны гаепле дип тапты.

Әлеге мәхкәмә утырышы Русия баш прокуратурасы кушуы буенча үткәрелде. Виктор Ганцевны ил прокуратурасы 2007 елның май аеннан ук хөкемгә тарту буенча тикшерү эшләрен алып бара инде.

2000 елдан “Башнефтехим” ширкәте директоры булган вакытта Ганцев әфәнде алынган табышлардан 8 миллиард сумга кадәр салым түләмәүдә шикләнелә. Байконурдагы офшор төбәкләрдәге ширкәтләргә табышларны күчерү тәртибендә эшләнгән бу кырын гамәл дип белдерелә. “Башнефтехим” - Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов карамагындагы ширкәтләрнең берсе.

Әгәр Виктор Ганцев 10 көн эчендә кассация шикаяте бирмәсә, аның депутат кагылгысызлыгы алыначак һәм аны җинаять җаваплылыгына тарту күпкә җиңелрәк булачак.

XS
SM
MD
LG