Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президенты кәнәфиен селкетәләр


Башкортстан үзенең төп бәйрәменә әзерлек башлаган бу көннәрдә республика җәмәгатьчелегенең төп игътибары башка гаугалы хәлләргә юнәлде.

Мәскәүдәге үзәк мәгълүмат чаралары Башкортстандагы хәлләр турында зур шау-шу кузгатырлык язмалар һәм тапшырулар әзерләде.
Шул тапшыруларның соңгысы атнакич көнне Русиянең беренче телевидение каналында үтте. “Человек и закон”, ягъни “Кеше һәм канун” программасы Башкортстанда соңгы унсигез елда барган хәлләргә багышланды. Тапшыру авторлары республикадагы киң билгеле кешеләр, шул исәптән хакимиятләргә оппозициядә торган шәхесләр белән әңгәмәләр корган. Башкортстанда хокук саклау оешмаларының башбаштаклыгы да, искитмәле тирән тамыр җәйгән коррупция күренешләре дә, башка җитешсезлекләр дә яктыртыла бу тапшыруда.

Республика президенты Мортаза Рәхимовның республикада феодаль сыйфатында хакимлек итүе, аның улы Урал Рәхимовның Башкортстан ягулык-энергетика тармагын тулысынча үз кулына алуы, нефть тармагындагы кайбер җитәкчеләрнең үтертелүе һәм башка ямьсез күренешләр хакында сүз барды бу программада.

Хәер, бу язмадагы күп кенә мәгълүматлар байтак еллар киң җәмәгатьчелеккә билгеле инде, әлләни яңалык та юк кебек. Әмма Русия телевидениесе аша шундый фаш итүче тапшыру чыгуы төрле уйларга этәрә. Бу хакта республикада танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков үз фикерен җиткерә.

“Минемчә, Русия җитәкчелеге Мортаза Рәхимовны һәм ул куйган яңа премьер Раил Сарбаевны вазифаларыннан алырга җыена. Шуның алдыннан җәмәгатьчелек фикерен әзерләү кебек тоела бу тапшырулар”, ди Илдар әфәнде.

Яңарак Уфада Мәскәүнең ТВЦ телевидение каналыннан да “Момент истины” программасының бер төркем журналистлары булып киткән иде. Аларның да Башкортстан оппозициясе вәкилләре белән очрашканы мәгълүм. Бу тапшырулар киләсе атналарда эфирга чыгачак, дип әйтелгән.

Шул ук вакытта җомга көнне Башкортстан хакимиятләрен яклаган бер гамәл дә булды Уфада. Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты федераль телевидение каналында атнакич күрсәтелгән тапшыру уңаеннан махсус киңәшмә үткәргән. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

Башкорт корылтае уздырган киңәшмәгә республикадагы 12 иҗтимагый оешма вәкилләре чакырылган. Җыенда катнашучылар Мәскәү журналистлары Башкортстанга кара ягып олигархлар заказын үти, дип белдерә. Олигархлар Башкортстанга мәгълүмат сугышы башлады, дигән фикер ассызыкланган анда. Башкорт оешмалары һәм башка милли үзәкләр Русия президентына һәм премьер-министрга шул уңайдан уртак мөрәҗәгатьләр дә кабул иткән. “Олигархлар тыныч һәм бай яшәгән төбәкнең ягулык-энегретика тармагын тартып алырга һәм республиканы милли-территориаль берәмлек буларак юк итәргә җыена”, дип әйтелә ул мөрәҗәгатьтә.

Киңәшмә азагында башкорт милли оешмалары, башка иҗтимагый хәрәкәтләрне дә җәлеп итеп, Уфада киңкүләмле урам җыены үткәрергә һәм анда Мортаза Рәхимовны яклап чыгыш ясарга килешкән. Бу җыен киләсе атнада ук булырга мөмкин. Андый җыеннарга рөхсәт алуда кыенлыклар, тоткарлыклар булмый, гадәттә.
XS
SM
MD
LG