Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полсон АКШта тулыканлы кризис булмас дип ышандыра


АКШ финанслар министры Генри Полсон, хөкүмәтнең финанс кризистан килгән зыяннан арыну планы АКШта тулыканлы финанс кризистан котылырга ярдәм итәргә тиеш, дип белдерде. Финанслар министры бу план йөзләрчә миллиард долларга төшәчәк, диде.

Әлеге план нигезендә, хөкүмәт банкларының ипотека кредитларын, бәяләре төшкән бурыч кәгазьләрен сатып алырга тәкъдим итә. Бу план АКШ Конгрессы тарафыннан расланырга тиеш. Дөнья финанслар базарларында эшләүче инвесторлар бу хәбәрләрне хуплап каршы алды. Бүген Европа, АКШ биржаларында бәяләр үсте. Бүген Русия фондлар базарларындагы индекслар ил тарихыныда булмаган югарылыкка күтәрелде һәм 20% артып китте.
АКШның иң зур ширкәтләре банкротка чыгуы турында игълан иткәннән соң, дөнья буйлап финанслар базарларда бәяләр төшә башлаган иде.
XS
SM
MD
LG