Казан – Интернет сәхифәсендә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең үлеме турында ялган хәбәр тараткан Ирек Мортазин фатирында милиция хезмәткәрләре җомга көнне тентүләр үткәргән. Алар аның санагын, куен дәфтәрен алган һәм дүшәмбегә прокуратурага чакыру калдырып киткән. Бу турыда Ирекнең Тере Журналдагы блогына таянып Интернеттагы мәгълүмат чаралары хәбәр итә.
Заманында президентның сүзчесе булган Ирек Мортазин 12 сентябрь көнне үзенең блогында, Төркиядә ялда булган Миңтимер Шәймиевнең вафат булуы турында хәбәр тараткан иде.
Президентның матбугат хезмәте бу хәбәрне шул ук көнне кире какты.
Җомга көнне Татарстан прокуратурасы Татарстан президентының үлеме турында ялган хәбәр таратылу уңаеннан җинаять эше ачты.