Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейтс: Русия дөньяга куркыныч тудыра алмый


Бленһейм – АКШ саклану министры Роберт Гейтс Русияне "вак демократияләрне кыйнап куркытуда" гаепләде, әммә шул ук вакытта Русия дөньяга элекке Совет Берлеге шикелле куркыныч тудырмый диде.

Җомга көнне Англиянең Оксфорд янындагы урында ясаган чыгышында Гейтс, Русиянең хәзерге хәрби көчләре элекке совет көчләренең бер "шәүләсе" генә, диде.

Гейтс сүзләренчә, Мәскәүнең бүгенге сәясәте дөньяны буйсындыру идеологиясенә түгел, ә күрше-тирәне контроль итү теләгенә нигезләнгән.

Русиянең Грузиядәге соңгы гамәлләрен Гейтс "пир җиңүе" дип атады. Ахыр җиктә бу җиңү Русиягә кыйммәткә төшәчәк диде ул.

XS
SM
MD
LG