Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш $700 миллиардлык ярдәм планы игълан итте


Вашингтон – Американ хөкүмәте бөлгенлеккә төшкән банкларның ипотека бурычларын сатып алу өчен Конгресстан $700 миллиард сорарга җыена. Бу турда бүген Кушма Штатлар президенты Джордж Буш хәбәр итте.

Буш сүзләренчә, бу план хөкүмәткә американ оешмаларының бурычларын 2 ел эчендә алып бетерергә мөмкинлек бирәчәк. "Американ иктисады моңарчы күрелмәгән авырлыкка тап булды, шуңа күрә безңең җавап та моңарчы күрелмәгән булырга тиеш", - диде ул.

Финанс кризисына каршы игълан ителгән соңгы чаралардан соң дөнья базарларында үсеш күзәтелә. Кушма Штатлар, Европа һәм Русия биржалары җомга көнне күпмедер үсеш белән ябылды.

XS
SM
MD
LG