Accessibility links

Исламабадта көчле шартлау


Marriott кунакханәсе янындагы шартлауда кимендә 53 кеше үлгән. Шартлауга берничә сәгать кала Пакстанның яңа президенты террорчылыкның тамырын корытырга вәгъдә иткән иде.

Шартлау бик көчле булган, аның тавышы шәһәрнең башка урыннарында да ишетелгән. Кунакханә янында торган дистәләген машина җимерелгән. Һөҗүмне шартлаткыч тутырылган йөк машинасына утырган интихарчы башкарган дип хәбәр ителә.

Исламабадның Marriott кунакханәсендә гадәттә чит ил кешеләре туктала. Корбаннар арасында чит ил кешеләре дә бар. Бу кунакханә элек тә интихар һөҗүмнәргә дучар булган иде. Янәшәдә хөкүмәт биналары, илчелекләр урнашкан. Бу тирәдә көчәйтелгән иминлек чаралары күрелә.

Әлегә бу шартлау өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады.

Шарлауга берничә сәгать кала гына Пакстанның яңа президенты Асиф Али Зардари парламентта беренче чыгышын ясаган иде.

Асиф Али Зардари
Зардари террорчылыкның тамырын корытырга вәгъдә итте. Берүк вакытта ул халыкара террорчыларга да, экстремизмка каршы көрәш вакытында Пакстанның бәйсезлеген һәм бөтенлеген бозучыларга да, бер дәрәҗәдә түземсез булачагын әйтте.

Соңгы вакытта Исламабадта күрше Әфганстандагы американ гаскәрләре гамәлләренә, бигрәк тә чик буендагы төбәкләрнең утка тотылу очракларына, ризасызлык көчәя.

XS
SM
MD
LG