Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия матбугаты премьерны сүз иреклеген чикләүдә гаепли


Анкара – Төркия матбугаты премьер-министр Рәҗәп Таеп Эрдоганны сүз иреклеген чикләү ниятендә һәм демократияне кысуда гаепләде.

Хакимияттәге Ак партия депутатлары алдында ясаган чыгышында Эрдоган "газеталар ялган хәбәр тарата, алар йөзен югалтты, үзе язганы өче н җавап бирми. Аларны алудан туктагыз" дигән сүзләр әйткән иде. Эрдоган Төркия мәгълүмат чараларына каршы кампания башларга чакырды.

Төркиянең абруйлы "Һүррият" газетасы хакимияттәге партия түрәләре арасында коррупция һәм хәрәмләшү гамәлләре турында берничә мәкалә бастырган иде. Газета аларны мохтаҗларга ярдәм фондыннан миллионлаган долларны үз файдасына куллануда гаепләде.

XS
SM
MD
LG