Министрлыкның югары рәсмие Риман Мәлик сүзләренчә, бу сугышчылар Әфганстан чиге буендагы кабилә төбәкләрдә хәрәкәт итә.
Пакстанның саклану министры Шадрый Әхмәт Мохтар, журналистларга бу һөҗүмдә чит ил кешеләренең дә катышы булуын әйтте:
"Бу һөҗүмдә чит ил кешеләренең дә кулы бар. Чөнки безгә каршы сугышкан үзбәкләр, чеченнар алар Пакстанлы түгел", диде Мохтар.
Пакстан президенты Али Асиф Зардари, һөҗүмнән соң халыкка мөрәҗәгать итеп, илдә террорчылыкны бетерергә вәгъдә итте.
Соңгы мәгълүматларга караганда, шартлау нәтиҗәсендә кимендә 53 кеше һәлак булган. 270-ләп кеше җәрәхәтләр алган.
Интихар һөҗүмче Marriott кунакханәсе янында шартлакыч тутырылган йөк машинасын шартлаткан. Бу кунакханәдә еш кына чит ил кешеләре туктала.
Корбаннар арасында 21 чит ил кешесе дә бар. Шул исәптән Чехиянең Пакстандагы илчесе Иво Здарек. Шулай ук ике американ ватандашының да һәлак булганы расланды.
Шартлау өчен җаваплылыкны әлегә бер кем дә үз өстенә алмады.
Төбәктәге җитәкчеләр һөҗүмгә тәнкыйть белдерә
Иран тышкы эшләр Министрлыгы бу һөҗүмне "террор гамәле" дип атады.
Кытай тышкы эшләр министры Яң Җиечи, Кытай "һәртөрле террорчылыкка каршы чыга", дип белдерде.
Һиндстан премьер-министры Манмоһан Сингһ, бу һөҗүм "җимерүче көчләр" эше диде.
Әфганстан президенты Хәмит Карзай аны "кешесезлеклек" дип атады.
Согүдтә урнашкан Ислам конференциясе оешмасы Исламабад шартлавын "тынычлык һәм Исламга каршы көчләр һөҗүме" дип атады.