Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан көчләре АКШ боралакларына ут ачты


Иминлек көчләре белдерүченчә, Пакыстан иминлек көчләре илнең Әфган чигенә якын асаба җирләрендә АКШның чик бозган 2 боралагына ут ачкан.

Вакыйга якшәмбе кичендә Төньяк Вәзирстан районында булган дип хәбәр ителә. Ул җирләрдә әл-Каидә һәм Талибан сугышчылары сыенган дип санала.

Рәсмиләр әйтүенчә, Пакыстан көчләре ут ачканнан соң АКШ боралаклары кире очып киткән.

АКШ ягыннан әлегә бернинди белдерү дә булмады.

Әфганстандагы АКШ җитәкчелегендәне коалиция көчләренең чик аша яшеренгән сугышчыларга һөҗүмнәр оештыруына пакыстаннарның ачуы арта бара.

Бу айда Пакыстан хәрбиләре АКШ боралакларына бер мәртәбә ут ачкан иде инде.
XS
SM
MD
LG