Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пелоси: Кризистан чыгу планы гарантияле түгел


АКШның Вәкилләр пулаты рәисе Ненси Пелоси президент Джордж Буш идарәсенең финанс системасына ярдам планы кайбер өлкәләрдә зарур булган гарантияләргә ия түгел дип белдерде.

Аның әйтүенчә, Конгресс бу атнада салым түләүчеләр мәнфәгатьләрен яклап чара күрәчәк.

Кичә АКШ финанс министры Һенри Полсон Конгрессны илнең финанс системасына кризистан чыгарга ярдам итү өчен 700 миллиард доллар бирү планын тизрәк расларга чакырган иде.

Полсон башка илләрне дә шундый чаралар күрергә чакырды.
XS
SM
MD
LG