Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Барадай Иранны һәм башка илләрне хезмәттәшлеккә чакыра


Халыкара атом энергия идарәсе башлыгы Мөхәммәт әл-Барадай Иранны атом эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин үткәндәге эшчәнлекләр турында сорауларга җавап алу өчен идарә белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Шул ук вакытта әл-Барадай идарәдә әгъза илләрне кайбер күзләү хезмәтләренең фаш итүче документларын Тәһранга күрсәтергә рөхсәт бирүне дә сорады.

Әл-Барадай моны бүген Венада идарә шурасындагы 35 әгъза ил вәкилләре очрашуында әйтте.

Ул идарә Иран атом программасының ни дәрәҗәдә хәрби максатта эшләү мөмкинлеген ачыклауда әллә ни тәррәкыятькә ирешә алмады диде.
XS
SM
MD
LG