Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиевне Казанда юксыналар


Татарстан президенты исәнме юкмы? Күпләр әле дә бу сорауга җавап эзли.

Бер яктан, рәсми мәгълүмат чаралары я Шәймиевнең олимпия уенчыларын котлавы, я Төркия башлыгы белән телефоннан сөйләшүе, я мул уңыш җыю белән котлавын бастыра. Икенче яктан, президентны әле дә күргән һәм ишеткәннәре юк. Татар җәмәгатьчелеге түземсезлек белән 22 сентябрь көнен көтте. Чөнки күп кенә басмаларда язылганнарга караганда, Шәймиев шул көнне ялдан чыгырга тиеш булган. Каян чыгып язганнар, Шәймиевнең 22сенә кадәр дигән гаризасын күргәннәрме, билгесез.
Президентның матбугат сәркатибе исә бөтенләй бу көннәрне искә алмый. Аның сүзләренчә, Шәймиев һәрвакыт ялдан сентябрь азагында кайта. Бу юлы да ул октябрьнең беренче көннәрендә генә эшкә чыгачак. Бүген 22 сентябрь - Шәймиев юк. Бу исә, мәгълүмат чараларында шау-шу күтәрергә янә бер сәбәп булды.
“Вечерняя Казань” газетасының чираттагы санында да, курчак театрының яңа бинасына нигез салыну тантанасын 19 сентябрьдән билгесез вакытка кичектерелүе әйтелә. Бу чарада республика президенты да катнашырга тиеш икән.
Президент үлеме турындагы гайбәтләр таралып бер атна узгач, Татарстан прокуратурасы бу уңайдан җинаять эше кузгатты. Төп гаепләнүче әлегә билгесез. Бер яктан, президентның элекке матбугат сәркатибе Ирек Мортазин диләр. Икенче яктан, kazan.Livejournal.com сәхифәсендә үзенең шәхси блогында Казанда яшәүче Лилия Купчихина 13.26 сәгатьтә үк инде, “Шәймиев үлгән диләр. Дөресме бу, юкмы”, дип язып чыккан. Ирек Мортазин хәбәре исә 15.00 барлыкка килде. Хокук саклаучылар исә гайбәт чыгарган дип, иң элек Ирек Мортазинны гаепли. Узган җомга Мортазинның өендә тентү дә уздырылган. Аның нәтиҗәсендә Мортазинның компьютеры, эш кәгазьләре тикшерелүгә җибәрелгән.
Прокуратура хезмәткәре Эдуард Абдуллин, Мортазинга карата “яла ягу” һәм “кешенең шәхси тормышына тыгылу” мәддәләре буенча җинаять эше кузгатып була, ди. Мортазинның гаебе расланса, аңа 3 ел төрмә, я 200 мең сум штраф яный. Шәхси блогта “президент үлгән ахыры” дип язган өчен җавапка тартып буламы, дигән сорауга Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина болай җавап бирде.
“Әгәр кеше ялган мәгълүматны дөрес дип тарата икән, әлбәттә ул аның өчен җавап бирергә тиеш. Әмма ялган булу гына җитми, бу мәгълүмат кеше шәхесен буярга тиеш. Үлем турындагы хәбәр кимсетәме, юкмы, моны һәркем үзенчә кабул итә инде. Шуңа күрә җавапка тарту мәсьәләсендә кыенлыклар булырга мөмкин. Әйтергә кирәк, президент ул дәүләт дәрәҗәсендәге кеше. Һәм аның турында ялган мәгълүмат тараткан очракта, аның үзенә күрә бер җаваплылыкка тарта торган мәдда булдырылырга тиешдер”, ди Зөбәйдә Яхина.
Ирек Мортазин исә, үзенә карата булган гаепләүләр турында болай диде:
“Бүгенге көндә мин тикшерү эшләрен сөйләмиячәкмен дигән сүз бирдем, шуңа күрә бер нәрсә дә әйтә алмыйм. Һичьюгында мине ул мәддә буенча җаваплылыкка тартачаклар. Хәзер минем авызымны яптылар, кулымны бәйләделәр”, ди Ирек Мортазин.
Ирек Мортазинны җәзаларга кирәкме, юкмы дигәндә, узган атнада “Звезда Поволжья” газетасы битләрендә сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов, һичшиксез кирәк, дигән иде. “Хәзер чаралар күренмәсә, киләчәктә гайбәт таратучылар тарафыннан тагын да көчлерәк гамәлләр башкарылачак”. Дүшәмбе, “Азатлыкка” биргән әңгәмәсендә исә, Әхмәтов Мортазинга җинаять эше кузгалту артыграк җәза, ди.
Рәшит Әхмәтов
“Ирек Мортазинны беренче чиратта әхләкый тәнкыйтькә тартырга кирәк. Җинаять эше кузгалтып җитәкчелек, киресенчә аның дәрәҗәсен генә күтәрә, ул ничектер сәяси корбан имиджын ала. Шуңа күрә җинаять эше кузгалтуны кайбер идарәдә эшләүчеләрнең Шәймиевка яраргы тырышу дип кенә кабул итәм. Мортазинның бу гамәле әлбәттә акылга сыймаслык хәл. Ул авыру кеше кебек. Аңа һаман гайбәт чыгарып үз дозасын алып торырга кирәк. Җәй көне ул президент вазифасы бетереләчәк, Дәүләт шурасының чираттан тыш җыелышы узачак, Әсгать Сәфәров Мәскәүгә китәчәк, Камил Исхаков кешесе монда президент итеп кайтарылачак, дип берсеннән-берсе шаккатырырлык гайбәтләр чыгарган иде.
Бүгенге көндә исә, интернетта, Петербурда Шәймиевкә охшаш кеше эзлиләр икән дигән хәбәр бик популяр. Шәймиев нигә җавап бирми? Миңа калса, аның бу эштә катнашасы килми. Кайткач барысын да хәл итәр. Минемчә, бер ике атнадан бу хәлләр тынычланачак”, ди Рәшит Әхмәтов.
Рәсмиләр фикерен белү максатыннан, Татарстан президентының мәгълүмат үзәгенә шылтыраттык. Андагылар бу мәсьәлә буенча бернинди мәгълүмат бирми. Әмма сөйләшүләрдән шул аңлашыла, алар барлы-юклы гайбәтләргә җавап бирүне кирәк дип тапмый. Шәймиев Төркиядән ял итеп кайткан очракта да әле, һәр елдагыча Казанда берничә көн ял итә әле. Шуңа күрә президентның тиз генә эшкә чыгасы юк. Аның каравы ял республика башлыгына эшләргә комачауламый. Президентның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, дүшәмбе кич, Миңтимер Шәймиев дәүләт шурасына 2009-2011 елга республика бюджеты проектын имзалап тапшырган. Президентның матбугат үзге җитәкчесе Айрат Зариповның исә бу көннәрдә Чехиядән кайтып килүе билгеле.
Бер яһүд картыннан саулыгын ничек дип сорагач, минем вафатымны көтеп ала алмассыз, дигән. Шуңа күрә мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре әңгәмә бирмәсәләр дә, шушы яһүд карты кебегрәк җавап бирделәр. Айрат Зарипов ялдан кайткач, шулай да аңа аңлатма бирергә туры килер. Ирек Мортазинның хәбәре дөрес булмавы турындагы соңгы аңлатманы исә ул 12 сентябрь көнне “Азатлык”ка биргән иде. Бүгенге көндә Казанда мәгълүмат җитми. Эшкә чыгып, Айрат Зарипов яңа мәгълүмат әйтерме, монысын соңырак үзеннән белешербез.
XS
SM
MD
LG