Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кавказдагы илләр үз низагларын кайгырта башлый


Төркия тышкы эшләр министры Али Бабаҗан Русия белән Грузия арасындагы соңгы низагъ Төркия, Әрмәнстан һәм Азәрбәйҗанны үз араларындагы күптәнге низагъларны чишәргә тырышуга этәрде диде.

Аның әйтүенчә, бу 3 илнең тышкы эшләр министрлары җомга көнне БМО Гомуми Җыены вакытында аерым очрашып туңдырылган низагълар турында сөйләшәчәк.

Төркия белән Әрмәнстан арасында Икенче дөнья сугышы чорында Госманлы империясенең әрмәннәрне үтерүен геноцид дип бәяләү мәсьәләсенә бәйле каршылык булса, Әрмәнстан белән Азәрбәйҗан арасында Азәрбәйҗанның әрмәннәр яшәгән Таула Карабах районына бәйле туңдырылган нихагъ кала бирә.
XS
SM
MD
LG