Accessibility links

Кайнар хәбәр

Kөттерелгән план икътисад базарын борчый


Америкада банкларны ябулудан саклап калу максатында алга сөрелгән "дәү планының" язмышындагы билгесезлек, биржаны янә чайкалануга китерде.


Бу көннәрдә Американың көн тәртебендә "коткару планы" йөри. Әлеге план ябылырга йөз тоткан банк һәм зур ширкәтләрне коткарып калу максатында дәүләтнең үз казнасыннан аларга махсус акча бүлеп берүен аңлата.

Бу уңайдан, АКШ финанс министры Һәнри Паулсон, узган атнада яңа план әзерләп чыкты. Планда, дәүләтнең югалган хиссәләрне кире сатып алуы карала.

дәү адым

АКШ президенты Буш (y) финанс министры Һәнри Паулсон белән

Финанс министры әлеге планның зур ярдәм булуын искә төшерде. Миснистр, Мин бу дәү адымның киеренкелек вакытында аның башка тискәре нәтиҗәләре белән чагыштырганда, Американ халкына азрак югынтысы булачагына ышанам. Югыйсә, финанс корылмалары көннән-көн ябылачак, кредит базары туңачак һәм базар икътисады үсеш өчен сулыш таба алмаячак", диде.

Америка финанс министрының 700 миллиард долларлык коткару планынын гамәлгә ашуы өчен исә башта Конгрессның фатихасы кирәк.

Дәүләт әлеге карарны бик теләп кабул итми, салым түләүчеләр өчен дә авыр карар бу. Әмма әлеге чарамоннан элек булган икътисади киеренкелектә кулланылган иде. Һәм хәзер, ябылу куркынычы янаган ширкәтләр, үзләре өчен дә мондый мөмкинчелекнең кабатлануын сорый.

бәхәс сузылган саен тәнкыйтьләр арта

Парламенттагы демократ һәм республиканнар партиясендәге югары дәрәҗәле вәкилләре, әлеге планның хәзерге эчтәлектә һәм шартларда раслана алмаячагын белдерде.

Демократлардан Һәри Рейд планга "киңәшләшү һәм яхшырту тырышлыгы" кертелүен сорый.


Республиканнар исә 700 миллиард долларлык ярдәмнең кайда һәм ничек кулланылуын дәүләт тарафыннан тикшереп торылуын таләп итә.

Республиканнардан Ричард Селби исә планга булган тәнкыйтьләү процессын тагын да кыздырып, планга алмаш буларак альтернатив чишелеш юллары да каралырга тиеш дип белдерде.

Селби "тиз арада әзерләнгән бер фикерне сынап карар өчен миллиардлаган долларны бүлеп бирү бик акыллы карар булмас иде", дип белдерде. Күзәтүчеләр фикеренчә, бәхәс сузылган саен аңа булган тәнкыйтьләр дә арта.

хисап тотытлар

Икътисад белгече Николя Дунбар, җомга көнгә кадәр барачак конгресс утырышында, каршылык тудырган планга шактый үзгәрешләр дә кертелер һәм шулай ук конгресстә югалтуга китергән карарлар алган өчен банк башлыкларын җәзалау мәсьәләсе дә каралыр дип фаразлый.

Бу уңайдан финанс министры Паулсон һәм Үзәк банкы башлыгы Бен Бернанк бүген парламентның банкчылык шурасы алдында хисап тотты.
Коткару планының игълан ителүе белән икътисад базарында артулар күренгән булса да, әлеге тәкъдимнең кичектерелеп турылуы узган атна күрелгән уңай үзгәрешкә күләгә төште.

Кичә икътисад базарында тагын дулкынланулар күзәтелде, АКШ банклары көнне 3.3 % югалту белән тәмамлады.

Моның тәэсире бүген иртән Азия базарында да сизелә, Азия ширкәтләре көнне хиссә бәяләренең төшү белән башлады.

XS
SM
MD
LG