Accessibility links

Иран атом энергиясенә хокукын яклыячагын белдерә


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗад Тәһран, янаучы көчләрнең туктату тырышлыгына карамастан, атом энергиясенә хокукын яклыячак дип белдерде.

БМО гомуми җыенында чыгыш ясап Әхмәдиниҗад Америка империясенең ахыры якынлаша, АКШның киләчәк җитәкчеләре үз илләре кысаларында гына тыкшына алачак диде.

Әхмәдиниҗат Әфганстанда наркотиклар проблемасының кискенләшүенә андагы НАТО көчләре гаепле диде.
Ул шулай ук Грузиядәге хәлләр өчен дә НАТОны гаепләде.
XS
SM
MD
LG