Русия НАТОга үзенең Европадагы яңа иминлек килешүен тәкъдим итә алмавына үкенеч белдерде.
Русиянең НАТОдагы илчесе Дмитрий Рогозин бу килешү белән бүген Брюссельдә НАТО илчеләрен таныштырыр дип көтелгән иде.
Әмма НАТО сүзчесе очрашу бүгенгә рәсми рәвештә билгеләнмәгән иде, шуңа күрә аны гамәлдән чыгару зарурлыгы да булмады диде.
НАТО Русия тынычлык килешүен үтәп Грузиядән гаскәрләрен чыгарганчыга кадәр НАТО-Русия шурасы очрашуларын туктатып тора.
Яңа иминлек планын Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы һәм НАТО Европада иминлек проблемаларын чишә алмый дип быел Русия президенты Дмитрий Медведев тәкъдим иткән иде.