Әлеге каналны американ мультфильмнарын күрсәткән өчен экстремизмда гаеплиләр. Күпләргә таныш “Көньяк парк” мультфильмына каршы беренче булып христиан динчеләре чыкты. Бу канал дини нәфрәтне җәелдерә дип алар бу каналны караудан баш тартырга чакырды һәм җинаять эше башлауны сорап Русия прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Алар белән мөселманнар һәм кайбер рәсмиләр дә килеште.
Генераль прокуратура тикшерү уздырганнан соң дөнья буйлап күрсәтелә торган “Гриффины”, “Усал малай” һәм тагын кайбер мультфильмнар җенси азгынлык, усаллыкны пропагандалый дип белдерде.
“Без берни уйламыйча тыныч кына яши идек. Бер көнне интернетта Генераль прокуратура үз сәхифәсендә безне экстремизмда гаепләп матбугат кәгазе чыгарган дигән язма күрдек. “Көньяк парк”тан тыш тагын 12 мультфильм кертелгән. Алар арасында гаилә мультфильмнары булып саналган “Симпсоны” һәм “Гриффины” да бар”, ди 2х2 телевизион каналы җитәкче урынбасары Наталья Исакова.
Аның әйтүенә караганда, алар тикшерү-экспертиза нәтиҗәләрен күрмәгән. Ә прокуратураның матбугат кәгазендә бу сериаллар көчләү, усаллык, җенси азгынлыкны пропагандалый һәм моннан тыш алар кешеләргә физик һәм рухи зыян китерә, коткылык, тормышка битарафлык тудыра диелгән.
Исакова әйтүенчә, аларның каналын караучылар шактый һәм тамашачылар инде 2х2не яклап имзалар да җыйган.
Психолог Ольга Маховская телевизион каналның күп тамашачыны җәлеп итүе кемгәдер ошамаган дигән фикердә тора.
“Яз көнне миңа бу хәл каналны тартып алырга тырышу кебек тоелды. Чөнки канал үзенә күп ир кешеләрне җәлеп итә һәм бу башка зур каналларга ошамый. Моннан тыш, бу телевизион канал американнар мультфильмнарын күрсәтә, шуңа күрә аны ябу җиңелерәк, чөнки җәмәгатьчелеккә аның ябылуын аңлатып торасы булмый”, ди Маховская.
Ул Русиядә социаль сатира мәдәнияте әле үсмәгән һәм шуңа бары берничә эксперт фикеренә таянып кына илдәге әхлакый кануннар билгеләү дөрес түгел дигән фикердә тора.
Октябрь аенда 2х2 телевизион каналына бирелгән ешлыкның вакыты чыга. Һәм федераль теле-радиотапшырулар бәйге комиссиясе аны озайтмаса бу канал ябылачак. Әмма изге урын буш тормый дигәндәй, Русия Дәүләт Думасы инде бу ешлыкны үзенә алырга чамалап тора. Аерым алганда, яшьләр эшләре дәүләт комитеты рәисе Павел Тараканов яшьләр проекты әзер булуын әйтте. Әлеге проект яшьләр сәясәте өлкәсендә дәүләт юнәлешен чагылдырачак икән. Бу башлангычны мөселманнар да яклап чыкты.
“Безгә хәзерге телевизион каналдагы әйберләрне карарга уңайсыз. Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Үмәр Идрисов һәм “Мәдинә” нәшрият йорты җитәкчесе Илдар Нуриманов дәүләтнең яшьләр телевизион каналы яклы булуын әйтте. Дөресен генә әйткәндә, бу канал инде 15 ел элек кирәк иде. Чөнки соңгы елларда хәмер кулланучылар, наркоманнар күбәйде. Яшьләр булсынмы, картлармы барысы да телевизор карый. Һәм барлык бозыклыклар телевидениедән килә”, диде Мөхетдинов.
Төньяк Кавказ мөселманнары да 2х2 телевизион каналын тәнкыйтьләп, аны ябарга чакырды.