Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия министры: АКШ супер дәүләт статусын югалта


Германия финанс министры Пир Штайнбрүк хәзерге банк кризисы сәбәпле Кушма Штатлар дөньяның супер дәүләте статусын югалта дип белдерде.

Министр парламентта чыгыш ясап бу кризисны зилзиләгә дип атады һәм Кушма Штатлар кырысрак базар кагыйдәләрен кабул итәргә тиеш булачак диде.

Ул бу кризис өчен Кушма Штатлар турыдан-туры гаепле диде һәм Германия банк системасы өчен АКШның коткару планын кабатлау зарурлыгы юк, бу акыллы адым булмыячак диде.
XS
SM
MD
LG