Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан АКШның 2 боралагына ут ачты


Пентагон Әфган-Пакстан чигендә Пакстанның хәрби тикшерү капкасыннан АКШның 2 боралагына ут ачтылар дип белдерә.

АКШ хәрбиләре әйтүенчә, боралаклар Әфганстанның Хост виләятендә көндәлек күзәтү очышы вакытында утка тотылган, алар Пакстан һава киңлекләренә кермәгән булган.

Пентагон Исламабадтан бу хәлгә аңлатма бирүне сорады.

Пакстан хәрбиләре исә ул боралаклар Пакстан ягына кергәннән соң кисәтү өчен генә ут ачылды ди.

Алар әйтүенчә, боралаклар җавап уты ачкан, әмма җирдә Пакстан ягыннан югалтулар булмаган.

Соңгы вакытта Исламабад берничә мәртәбә АКШ һава көчләрен Пакстанга керүдә гаепләде.

Президент Асиф Али Зәрдари Исламабад илнең суверенлыгын бозуга түзеп тормыячак диде.
XS
SM
MD
LG