Accessibility links

Кайнар хәбәр

Руслан Ямадаев Гудерместа җирләнде


Русия дәүләт думасының элекке депутаты, кичә үтерелгән Руслан Ямадаев бүген Гудерместа җирләнде.

Аның җеназасында 50-ләп кеше катнашкан, әмма бертуганы "Восток" батальонының элекке башлыгы Сулим Ямадаев та, рәсмиләр дә килмәгән.

Коммерсант газеты белдерүенчә, туганнары Гудерместа һөҗүм булудан, яки кулга алудан куркып Сулимга Гудермеса кайтмаска киңәш иткән.

Чечня президенты Рамзан Кадыровның көндәше Руслан Ямадаев кичә Мәскәүдә юл чатында кызыл утка туктагач билгесез кеше аны атып үтергән.

Русланның бертуганы Иса Ямадаев Русланны Чечняда үз хакимиятен тагын да ныгыту өчен Кадыров үтерткән булырга бик тә мөмкин диде.

Ямадаевлар төркеме Чечняда шактый тәэсир көченә ия.
XS
SM
MD
LG