Accessibility links

Кабулдагы БМО вәкиле иминлек ярдамен арттырырга чакыра


БМОның Әфганстандагы махсус вәкиле Кай Айде узган 3 айда Әфганстанда иминлек нык кимеде дип халыкара җәмәгатьчелекне әфган полициясен ныгыту өчен күбрәк ярдәм итәргә чакырды.

Айде Рейтер хәбәр агентлыгына иминлекнең кимүе дәүләтләрне Әфганстанны төзекләндерүгә ярдәм итү йөкләмәләрен үтәүдән читләштерде диде.

Рейтер хәбәр итүенчә, быел Әфганстанда 3 меңләп кеше үтерелгән.

Чәршәмбе көнне БМО гомуми җыенындагы чыгышында әфган президенты Хәмит Карзаи Әфганстан армиясен һәм полициясен ныгытуга һәм җиһазландыруга күбрәк халыкара ярдам сорады.
XS
SM
MD
LG