Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадер кичәсе - Ураза бәйрәмгә әзерлек


Башкортстан мәчетләрендә hәм мәхәлләләрендә быелгы Ураза бәйрәмгә соңгы әзерлекләр бара.

Ә шимбәгә каршы төндә һәммә җирдә Кадер кичәсе бәйрәм ителәчәк. Быел да бу изге йола зурлап билгеләнә. Байтак Аллаh йортларында төн буе дини хезмәт алып барыла. Кадер кичәсенә килгән халык белән бергәләп намаз укулар оештыру, Коръән аятьләре уку, салават әйтү hәм чәй мәҗлесләре әзерләү каралган.

Уфадагы мәчетләрдә hәм диния нәзаратларында быел да Кадер кичәсе уңаеннан халык аеруча књп булачак. Ләла-Тюльпан җәмигъ мәчетендә, Тукай урамындагы иң борынгы җәмигъ мәчетендә, “Ихлас” мәчетендә, шулай ук Башкортстан мөселманнары диния нәзаратында hәм Мәрьям Солтанова исемендәге ислам мәдрәсәсендә оештырылачак бәйрәм кичәсендә меңнәрчә дин кардәшләребез катнашырга теләк белдергән.

Бәйрәмнең кеше иң күп катнашканы “Ихлас” мәчетендә оештырылачак. Аның имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм биредә Кадер кичәсе уңаеннан њтәчәк чаралар хакында књпкә алдан хәбәр итеп куйган. “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә Мөхәммәт хәзрәт бу бәйрәм чаралары турында сөйләде.

Хәзер Башкортстан мәчетләрендә Ураза бәйрәмне матур итеп оештыру hәм њткәрњ өчен соңгы әзерлекләр бара. Иң зур чара Уфадагы Конгресс-холл бинасында 30 сентябрь көнне үтәчәк. Андагы дини-мәдәни программада Казаннан килгән күренекле җырчы Зөһрә Сәхәбиева да катнаша.
XS
SM
MD
LG