Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Конгресска яңа мөрәҗәгать белән чыкты


АКШ президенты Джодж Буш илгә финанс кризисыннан чыгарга ярдам итү өчен 700 миллард доллар бүлү планы турында Конгресска яңа мөрәҗәгать белән чыкты.

Буш Конгресс әгъзалары планның кайбер яклары белән килешмәсә дә, ниндидер ныклы чара күрү зарурлыгы белән килешә диде.

Пәнҗешәмбе кичендә Ак Йортта бу план турында Буш үткәргән Конгресс җитәкчелеге һәм президентлыкка демократлар намзәте Барак Обама белән республиканнар намзәте Джон Маккейн да катнашкан сөйләшүдә килешүгә ирешелмәде.

Конгресс әгъзалары әйтүенчә, республиканнар белән демократлар килешмәү сәбәпле сөйләшү өзелгән.

Бу сөйләшү бүген дәвам итәр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG