Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШтагы ике нәмзәт Русия мәсьәләсендә генә килешә


Маккейн-Обама дебаты, 26 сентяберь 2008
Маккейн-Обама дебаты, 26 сентяберь 2008

АКШ президентлыгына ике нәмзәт Барак Обама һәм Джон Маккейн кара-каршы басып бәхәсләште. Дебатларның темасы - АКШның тышкы сәясәте булды.

АКШның Гыйрактагы сугышы мәсьәләсендә демократлар фиркасе вәкиле Обаманың һәм республиканнар нәмзәте Маккейнның фикерләре бер-берсеннән нык аерыла.
Республиканнар нәмзәте Маккейн : «Безнең стратегия уңышлы иде, без җиңеп барабыз, без өйгә җиңү һәм дан белән кайтыйрбыз», - дип белдергән.

Барак Обама
Демократ Обама: «Минемчә, безгә моннан өйрәнеп калырга кирәк, без хәрби көчне куллану мәсьәләсендә икеләнмәскә тиеш һәм мин президент булгач, американ халкының иминлеген тәэмин итәргә туры килсә икеләнмәм . Әмма безгә хәрби көчне акыллы итеп кулланырга кирәк, Гыйракта без моны төптән уйламыйча эшләдек», - дип җавап биргән.

Ике нәмзәт бер генә мәсьәләдә килеште, Русиянең Грузиядәге гамәлләрен гаепләп чыкты. Обама "АКШка Русия белән мөнәсәбәтләрене яңача корырга кирәк, агрессив бу ил үзенең күршеләренә куркыныч тудыра, аларның Грузиягә карата гамәлләре кабул ителмәслек" дип белдерде.

Обама, Буш идарәсен Русия җитәкчесен бәяләп бетермәүдә гаепләде. "Аның күзенә карап кына эш итеп булмый" диде.
Буш 2001 елда, ул вакыттагы Русия президенты Владимир Путин белән очрашканнан соң « мин аның күзләренә карадым һәм анда аның күңел чагылышын күрдем» дигән иде.

Республиканнар нәмзәте Маккейн да Русия җитәкчелегенә тәнкыйть белдерде. Ул илнең җитәкчелеге Путин тарафыннан формалаштырылган һәм аның КГБ да алган тәҗрибәгә нигезләнеп төзелгән, дип әйткән Маккейн.

Джон Маккейн
«Мин мистер Путинның күзләренә карадым һәм анда 3 хәреф күрдем, К, Г, һәм Б.» - дигән ул. Маккейн да Русиянең Грузиядәге гамәлләрен «агрессия» дип атады һәм "кабул ителмәслек хәл" дип бәяләде.
Маккейн, АКШ Грузиядән соң, Украинадагы хәлләрне күзәтергә тиеш, ди. Ул Русия гаскәрләренең Кара дингездә урнашуына һәм президент Виктор Ющенкә белән хөкүмәт башлыгы Юлия Тимошенко арасындагы сәяси сөйләшүләргә игътибарны юнәлтте.
Ике намзәт шулай ук Иран һәм икътисади кризис мәсьәләренә дә фикерләрен белдерде.
4 нояберьдә буласы сайлауларга кадәр, нәмзәтләр шулай итеп тагын 2 тапкыр очрашырга тиеш.
XS
SM
MD
LG