Accessibility links

Кара дингездә кораб баткан


Болгарстан рәсмиләре Кара дингездә, Болгарстан ярыннан 24 км ераклыкта украин йөк ташу корабының батуын хәбәр итте. Бу хакта транспорт министры Петар Мутафчиев әйтте. Коткару хезмәтләре боралаклары, су өстеннән исән калырга мөмкин кешеләрне эзли. Интерфакс агентлыгы, корабтан ярдәм соравы турында SOS сигналының алынуын хәбәр итте.
Русия мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, шушы “Толстой” корабында, 10лап диңгезче булган. Кораб метал төяп, Төркиягә йөзә торган булган.
XS
SM
MD
LG