Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Көньяк Корея хезмәттәшлекне арттырмакчы


Русия һәм Көньяк Корея энергетика өлкәсендә хезмәттәшлекне арттырмакчы.

Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Көньяк Корея башлыгы Ли Мен Бак очрашуыннан соң уртак карар кабул ителде. Анда Көньяк Корея ширкәтләренең Ерак Көнчыгыштагы проектларда катнашу теләге турында сүз бара.

Сөйләшүләрдә төп игътибарны сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлтергә килешенгән. Русия президенты әйткәнчә, быел Русия һәм Көньяк Корея арасында товар әйләнеше 20 миллиард долларлык чикне узарга мөмкин.

Ике ил җитәкчелеге шулай ук, халыкара мәсьәләләрне тикшерде, шул исәптән Грузия белән хәрби низаг һәм Төньяк Корея атом программасы хакында да сөйләшү булды.
XS
SM
MD
LG