Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко кемне алдамакчы?!


Беларус президенты парламент сайлаулары нәтиҗәсендә, Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга өметләнде.

Парламент сайлауларында катнашучы намзәтләрнең дүрттән берсе сәяси оппозиция вәкилләре иде. Әмма бүген аларның берсе дә Беларус Дәүләт җыенының Вәкилләр Пулатына сайлана алмавы әйтелде. Парламенттагы 110 урынга оппозиция вәкилләренең берсе дә уза алмавын Беларус үзәк сайлау комиссиясе рәисе Лидия Ермошина сайлаучыларның аларга тавыш бирмәве белән аңлатты.

Лидия Ермошина
“Мин бары саннар нигезендә генә аңлатма бирә алам. Аерма аз булса да аңлашылыр иде. Әмма оппозиция вәкилләре белән сайланганнар арасындагы саннар аермасы бик зур”, диде Ермошина.

Чыннан да, Коммунистлар партиясе җитәкчесе Сергей Калякин оппозиция вәкилләре арасында иң танылган намзәт иде. Әмма ул да үз бүлгесендә бары 15,6% кына тавыш җыя алган.

Мондый нәтиҗәләр әлбәттә гаҗәпләндерми дә, чөнки алдан ук барысын да төгәл планлаштырылган Беларус сайлаулары өчен бу гадәти.

Әмма Мәскәү белән араларны бозасы килмәгән Лукашенко, бу сайлаулардан соң Көнбатыш белән дә мөнәсәбәтләрне яхшыртуга өметләнде. Чөнки Европа берлеге сайлаулар гадел һәм ирекле узса Беларус өчен чикләүләрне киметәчәген әйтте. Һәм Лукашенко моңа ирешү өчен бар чараларны да күрде: 260 артык намзәтнең 80 якыны сәяси оппозиция вәкилләре иде. Шулай ук сайлауга дип Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасының 500 якын халыкара күзәтүчесе чакырылды.

Әмма күзәтүчеләрнең нәтиҗәләрен дә көтмичә, оппозиция вәкилләре сайлауларны хәрәмләшү дип атады һәм 800 якын кеше якшәмбе кичен Минскида урам җыенында катнашты. Алар алдан үтә торган сайлаулар уздырып хакимият хәрәмләште, дип белдерде. Чыннан да инде халыкның 30% якыны якшәмбене дә көтмичә алдан сайлап куйган иде.

Александр Казулин
Элекке сәяси тоткын Александр Казулин сайлауларның иртәрәк оештырылуын да хәрәмләшү белән аңлатты. 2006 елны Беларус президенты сайлауларына намзәт булган Козулин ул елны урам чаралары уздырган өчен 5,5 елга төрмәгә утыртылган иде. Күптән түгел Лукашенконың сәяси тоткыннарны азат иткән чорда иреккә чыгарылган Казулинның парламент сайлауларында бу юлы кызы Волха катнашты, әмма ул 8,6% кына тавыш җыйды. Козулин сайлауларда хәрәмләшүне исбатлар өчен оппозициянең күп дәлилләре бар, диде. Ләкин шуңа да кармастан ул Көнбатышны Мински белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә чакырды.

“Беларус сәяси режимы алдында ишекләрне ябарга ярамый. Алар белән эшләргә һәм алга киткән илләрдә ничек булганны аңлатырга кирәк. Ләкин диалог ул беренче чиратта ике якның да бер-берсенә таба адымнар ясауны күздә тота. Әгәр Көнбатыш Беларус сәяси режимына таба адымнар ясый икән, инде бу ил дә төгәл гамәлләр, аерым алганда Беларус җәмәгатьчелеген демократиягә алып бара торган үзгәрешләр белән Көнбатышка таба атларга тырышырга тиеш”, диде Казулин.

Дүшәмбедә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы сайлау халыкара таләпләргә җавап бирмәде дип белдерде.
XS
SM
MD
LG