Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш "коткару планын" тизрәк кабул итәргә чакырды


АКШ президенты Джорж Буш АКШ парламентын 700 миллиард долларлык илнең финанс системасын коткару планын мөмкин кадәр тизрәк кабул итәргә чакырды.
Ай Йортта чыгыш ясаганда, Буш, бу план бар проблемаларны да хәл итмәячәк, кыенлыклар тагын күпмедер вакыт дәвам итәчәк, дип әйткән.
Бүген Конгрессның Вәкилләр Пулаты бу мәсәләдә тавыш бирә. План нигезендә, кредитлар бирү системасын җанландырып җибәрер өчен, дәүләт, бурычка баткан банкларны сатып алырга тиеш була.
XS
SM
MD
LG