Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Конгрессны планны яңадан кабул итәргә чакырды


АКШ президенты илнең парламенты АКШ икътисадына ярдәм итү планын тикшерүне дәвам итәчәк, дип белдерде. 29 сентяберь көнне Конгрессның Вәкилләр Пулаты банкларга 700 миллиард долларлык ярдәм бирүне күз алдында тоткан планны кире какты. Буш, парламентның бу карарына канәгатьсезлек белдерде. Ул Конгрессны мөмкин кадәр тизрәк хәрәкәт итәргә чакырды.
Зыян кургән банкларга ярдәм күрсәтү канун өлгесе кире кагылгач, АКШтагы финанс базарлардагы бәяләр моңа кадәр булмаган түбән дәрәҗәгә төште. АКШ базарларындагы төшенкелек бөтен дөнья буйлап таралды.
XS
SM
MD
LG