Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гайнетдин: Русия мөселманнарының башка Ватаны юк


Бүген Мәскәүдә гает намазы каланың җәмиг мәчетендә укылды. Аны Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин үткәрде. Шураның интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, Гайнетдин үзенең бәйрәм вәгазендә Рамазан аеның асылын аңлатты һәм соңгы сәяси вакыйгаларга да кагылды. Аерым алганда Равил Гайнетдин “Безнең өчен Ватан – Русия, Русия мөселманнары Ватанны һәрвакыт саклады” диде. Ул ата-аналарны балаларын ватанпәрвар итеп тәрбиләргә чакырды.
“Көньяк Осетиядә атышлар башлангач, тыныч халыкка ярдәмгә “Восток” батальоны мөселманнары килде”, диде ул. “Чын патриотизм – милләткә һәм дингә карамый, илдәге барлык халыкларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү рәвешендә булырга тиеш", дип әйткән Равил Гайнетдин бүгенге бәйрәм вәгазендә.
Ураза бәйрәме белән Русия презиеденты Дмитрий Медведев, хөкүмәт рәисе Владимир Путин, Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре дә котлады.
XS
SM
MD
LG