Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчет картлары түгел, яшьләре


Мәчет картлары түгел, мәчет яшьләре.
Мәчет картлары түгел, мәчет яшьләре.

Ураза гаетенә күпчелеге яшьләр килде. Мөфти Госман Исхакый, яшьләр хәзер өлкәннәрдән динирәк, дип бәйрәм вәгазендә дә сөйләде.

Яшьләрнең дингә күпләп тартылуын, диндар яшь кешеләрнең саны картлардан да артып китүен сөйләде ул. Шулай иттереп Татарстанның үзәк мәчетендә дога кылырга килүчеләр бүген гает вәгазендә яшь мөселманнар һәм аларның ата-аналары турында да ишеттеләр.

Елый-елый дога кылган егетләр

“Рамазан аенда Кол Шәриф мәчетенә тәравих намазын укырга йөрдем. Шунда бик күп санда яшьләрне күрдем”, дип искә алды мөфти. Госман хәзрәт Исхакый кичен елый-елый дога кылып утыручы яшьләрне күргән. Ул алардан, әти-әниләре турында сораган. Алар, ата-аналарының дингә битараф булуын әйткән. Госман хәзрәт бар Татарстан халкы һәм ТНВ телеканалының татартелле тамашачысы каршында чыгыш ясап, бәйрәм вәгазендә шул турыда сөйләде.

Акылдан шаштыңмы әллә, кызым?

Халык фикерен өйрәнүчеләр дә, Казанда татар яшьләре арасында динилек артуын күрә. Ә балаларының дингә килүе ата-аналарны борчуга салмыймы? Булгалый икән.

Фәнис Җиһанша билгеле артист, диндар кеше. Ул: “Минем туганнар да дини түгел. Тик алар минем дингә килүемә каршы килмәде. Әмма кайбер ата-аналар кызларның яулык бәйләвенә каршы булды. Акылдан шаштыңмы әллә кызым, яулыгыңны сал, диючеләр бар”, дип сөйли ул.

“Азатлык” хәбәр иткәнчә, Гөлнара Мөхәммәтшина исемле кыз да яшьләрнең дингә еш килүен күрә. Ул да яшь диндарлар өлкән диндарлардан күберәк, ди. Гөлнара кайбер ата-аналар кызларын диннән тыярга тырышты, дип искә ала.

Диндар егетләргә була әле ул, алар киеме гадәттә башкаларныкыннан аерылмый. Ә менә диндар кызлар исә яулык бәйләсә, аларга "яшь әби", "монашка" дип карый башлыйлар.

Исереклектән дингә сыеналар

Казанда яшәүче Сания Кәлимуллина улының дини булуын тели. Аның җелегенә исерек туганнары, якыннары үткән. Шуңа күрә, 22 яшьлек улының кайбер вакытта мәчеткә йөрүен ул сөенеп сөйли.

“Эчми, тартмый. Исереклек һәм наркоманиядән читтә торсын, дип дин белән кызыксынуын хуплыйм. Ә безнең буын, кызганычка каршы динсез тәрбия алды. Шуңа күрә безнең чордашларга эчкечелек хас”, дип аңлата ул.

Яшьләр үлем турында сорауга җавап эзли

Психолог Мәлик Сабирҗан да дини кешеләрнең төп өлеше яшәрә баруын күрә. “Алар совет чорында мәҗбүри атеистик тәрбия алмады. Шуңа күрә сайлау мөмкинлекләре булды. Таза тормыш рәвеше, аеклык дине булгач күпләр исламны сайлый. Шулай ук алар дин аша тамырларына тартылырга тели”, ди.

Мәлик Сабирҗан яшь кешеләрне үлем һәм мәңгелек тормыш проблемалары борчуын да сизә. “Алар хакыйкать эзли һәм акыллы, чиста, җан белән бәдәннең килешеп яшәвен тәэмин итүче дин булган мөселманлыкны үз итә”, ди.

Ислам кырыс дин булса да

Тик ислам дине шактый кырыс дин. Бу яшьләрне куркытмыймы? “Чынбарлык тагын да кырысрак бит. Кыргый капитализм шартлары, дуслары арасындагы наркомания, СПИД аларга җиңел юлның юк икәнлеген күрсәтте. Алар үз күзләре белән күреп, материячелектән ваз кичеп мәңгелек тормышка өмет итеп дингә килә”, ди ул.

“Ислам дине картлар дине түгел инде”, ди психолог.

XS
SM
MD
LG