Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда хәрби хезмәткә чакыруга каршы протест узды


Самарда хокук яклаучылар хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлануга каршы урам җыены уздырды. Самар өлкәсе хәрби комиссариаты бинасы каршында узган бу чарада 10лап хокук яклаучы һәм 100гә якын гади кешеләр катнашты. Алар “Мәҗбүри хәрби хезмәткә каршы”, “Мәҗбүри армиягә алуны туктатырга кирәк”, дип кычкырды.
Бу урам җыенында катнашкан Валерий Петров: Русия армиясен килешү нигезендә булдырырга кирәк, чөнки ватанны яклау ул һөнәр булырга тиеш һәм анда баручылар моны аңларга зарур”, диде.

Акция нәтиҗәсендә, хокук яклаучылар Русия президенты Дмитрий Медведевка мәҗбүри хәрби хезмәтне бетерүне сорап мөрәҗәгать юлладылар.

Казанның хокук яклау үзәге дә чәршәмбе көнне армиягә чакырылучылар һәм аларның ата аналары өчен “кайнар элемтә” ачып җибәрде. 100 көн дәвамында хокук яклау үзәге юристлары көзге чакырылыш кысаларында, дәүләт оешмалары тарафыннан хокук бозылса ярдәм итәчәк. Моннан тыш, хәрби хезмәткә чакырылучылар бушлай киңәшләр дә ала алачак. Әгәр канун бозулар күзәтелсә, зыян күрүчеләргә юристлар ярдәме күрсәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG