Багдадта шиги мәчет янында ике машина шартлатылуы аркасында 16 кеше үтерелде. Дин тотучылар анда Рамазан аеның тәмамлануын бәйрәм иткән булган. Сак хезмәтләре интиһарчы үзен мәчет тышында шартлаткан булган, дип хәбәр итә. Икенче һөҗүмдә, интиһарчы шартлаткыч төягән машины, хәрбиләр ныгытмасына юнәлтеп шартлаткан.
АКШ хәрби көчләре, чәршәмбе көнне, Багдадтан төньякта урнашкан Балад мәчетенә булган һөҗүм вакытында 4 кешенең үтерелүе һәм 15 кешенең яралануы турында белдергән иде.