Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафури театры яңа сәнгать елын башлады


Җомга кич Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры үзенең 89нчы иҗат мизгелен ачып җибәрде.

Данлыклы театр коллективы артистлары үз тамашачыларын театр алдындагы мәйданда ук каршылады. Спектакль башланыр алдыннан, урамда ачык һавада бер сәгать дәвамында күңелле концерт күрсәтте алар. Шуңа күрә бу тамашаны хәтта урамда үтеп баручы тагын йөзләрчә кеше күрә алды. Шулай ук биредә казан асып куллама пешергәннәр иде. Халык хуш исле аштан һәм кымыздан авыз итте.
Ә иҗат мизгелен Гафури театры Мөхәммәтша Бурангуловның “Шәүрәкәй” романтик-музыкаль драмасы белән башлады.

“Бу сезонга М. Гафури театры 7-8 премьера да әзерләргә ниятли, - дип быелгы хәстәрлекләр турында сүзен башлады театр директоры Рәис Исмәгыйлев. – Шулай ук кайбер артистларны искә алу кичәләре дә, юбилей чаралары да күп булачак. Әлеге көндә академтеатрда Әнгам Атнабаевның “Балакайларым” һәм Наил Гаетбайның “Тынгысыз көн” әсәрләрен сәхнәләштерү хәстәрлекләре дәвам итә”, - диде ул.

Сезонны ачып бер атна эшләгәч тә, академлылар Салават шәһәренә берничә генә көнгә гастрольләргә дә барып кайта. Алар анда Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаеваның театрлаштырылган концертын тәкъдим итә, Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклен күрсәтә һәм балалар игътибарына “Серле чүлмәк” тамашасын чыгара.
XS
SM
MD
LG