Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изместьев сак астында кала


Башкортстаннан Русия федерация шурасында элек сенатор булып утырган Игорь Изместьевны 16 ноябрьгә кадәр тикшерү бүлегендә калдыру турында карар ителгән.

Бу хакта Игорь Изместьевның адвокаты Сергей Антонов хәбәр итте. Игорь Изместьевның яклаучылары, аны тикшерү бүлегеннән чыгару өчен, кассация шикаяте биргән иде. Әмма Русия генераль прокуратурасы моңа ризалык бирмәгән.

Башкортстаннан сенатор итеп сайланып, биш ел чамасы шушы югары кәнәфидә утырган һәм республика җитәкчелеге белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булган Изместьевка хәзер әллә күпме гаепләр тагыла. Иң соңгы гаеп итеп 2003 елда аның Башкортстан президенты улы Урал Рәхимовны үтертергә маташуын да бәян иттеләр.

Соңгы бер елдан ярымнан артык Мәскәүдә тикшерү бүлегендә утырган Башкортстан экс-сенаторына хәзер террорчылыкта катнашу гаебе дә, 7 кешене үтертү, ике кешене үтертергә маташу, бер типографиягә ут төртү, федераль иминлек хезмәте вәкиленә ришвәт бирергә омтылу кебек гаепләр дә тагыла.

Игорь Изместьев исә әлегә барлык гаепләүләрне дә кискен кире кага. Мәгълүм ки, Башкортстанның нефть комплексында үз бизнесы булган Игорь Изместьев бик бай эшкуар саналды. Мортаза Рәхимовның улы Урал белән дә бик якын дуслар булганлыгы билгеле иде.

XS
SM
MD
LG