Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гомәр Идрисов Нижгар мөфтие урыныннан китә


Диния нәзaрәте башлыгы Гомәр Идрисов 4нче тапкыр рәис урынына сайлауларда катнашудан баш тартты. Хәзер бу урынга бер генә нәмзәт дәгъва итә.

Түбән Новгород Диния нәзарәте идарәсе башлыгы Дамир Мөхетдинов : “ Гомәр хәзрәтнең баш тартуы безнең өчен көтелмәгән булды, без ахыргача аның бу карарын үзгәртүенә өметләнгән идек” – дип әйтте. Бу хакта нәзарәтнең рәсми сәхифәсе хәбәр итте.
Түбән Новогород Диния нәзарәте рәисе урынына нәмзәтләр исемлегендә бер генә кеше калды. Ул - мөфтий урынбасары, Дзержински мәчете имам-хатыйбы Гаяз хәзрәт Закиров.

Дамир Мөхетдиновның әйтүенә караганда, хәзер вакыйгалар ике юлдан барырга мөмкин.
Түбән Новогород моселманнары корылтае шушы бер генә намзәт өчен тавыш биреп, аны мөфтий итеп сайлап куя ала.

Яки, Гаяз Закиров та сайлауларда катнашудан баш тартып, үзенең намзәтен алса, мөфтий урынына яңадан гаризалар кабул итү башланырга мөмкин.
Түбән Новгород Диния нәзарәте вәкилләре бу хәлгә аңлатмалар бирүдән баш тарта.

Диния нәзарәте идарәсе башлыгы Дамир Мөхетдинов рәсми белдерүләрнең киләсе атнада чыгуын вәгъдә итте.
Гаяз хәзрәт Закиров Спас районында туган, Дзержинскида сәнәгать корылышларында эшләгән, 1994 елдан бирле Дзержински мәчете имам-хатыйбы булып хезмәт итә, 2001 елдан башлап, өлкә Диния назәрәте башлыгы урынбасары, “Туган як” өлкә татар-милли хәрәкәтенең җирле бүлеге башлыгы булып эшли, 2004 елда - Түбән Новгород өлкә татар-милли мәдәни мөхтәрияте шурасы рәисе итеп сайлана, дип хәбәр итә Islamnn.ru.
XS
SM
MD
LG