Accessibility links

Кайнар хәбәр

Цхинвалда Русиянең 7 хәрбие үтерелде


Цхинвалда булган шартлау аркасында Русиянең җиде хәрбие үтерелде. Тагын 7 кеше яраланды. Көньяк Осетиянең мәгълумат һәм матбугат комитеты башлыгы хәбәр иткәнчә, шартлау Казан вакыты белән 16.45 минутта, Русия хәрбиләре штабы янында була. Хокук саклаучыларның бинасы янында торган УАЗ машинасы шартлатылган, дип хәбәр ителә. Беренче мәгълүматларга караганда шартлау 20 кг тротил күәтендә була. Русиянең Грузиядәге тынычлык саклау көчләре башлыгы Марат Коләхмәтов, тоткарланган һәм тикшерү өчен штаб янына китерелгән 2 машинаның берсе шартлады, дип хәбәр итте. Штаб бинасына зыян килгән, якын тирәдәге биналардан да тәрәзәләр коелган, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.
Грузия эчке эшләр министрлыгы бу шартлауга катнашлыгы барлыгы турындагы хәбәрләрне кире какты.
XS
SM
MD
LG